

Башкортстан закон чыгаручылары җинаять җаваплылыгы яшен 14 яшькә кадәр киметү инициативасын башлап җибәрде.
Җинаять кодексына төзәтмәләр проектын төбәкнең хокук саклау органнары тәкъдимнәре нигезендә Башкортстан Дәүләт Җыелышын тәкъдим итте.
Проектка аңлатма язуында әйтелгәнчә, узган ел республикада наркотиклар әйләнеше өлкәсендә балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең гомум саны биш тапкырга арткан - 23тән 151гә кадәр. Кулга алынган 42 наркокурьерның 12се - мәктәп укучылары, 17се - ссуз студентлары, берсе - вуз студенты һәм 12 яшүсмер, алар укымаган да, эшләмәгән дә.
Яшүсмерләр үзләре наркотик кулланмасалар да, еш кына курьерлар, "наркотиклар салучылар" ролендә чыгыш ясый. Җинаятьләргә акча эшләү өчен баралар.
16 яшькә кадәр үсмерләр җинаятьләрне оештыручылар тарафыннан актив кулланыла, шуңа күрә җинаять җапалыгы кертүнең яшен киметү җинаятьчелекне кисәтүнең нәтиҗәле чарасы булырга мөмкин, дип аңлата депутатлар.
Искәртәбез: наркотикларны законсыз сатып алу, саклау, ташу, наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналоглары җитештерү, эшкәртү өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге җинаятьләр өчен төрле җәза төрләре бар, шул исәптән штрафлар, мәҗбүри, төзәтү эшләре, ирекне чикләү һәм җинаятьнең авырлыгына бәйле рәвештә төрле срокларга иректән мәхрүм итү.
Балаларыгызны җинаять ятьмәсенә эләгүдән саклагыз берүк.
Гүзәл Гаянова.