

Әле кичәге генә укучылар өчен җәй — аеруча дулкынлану һәм җаваплылык вакыты. Алда югары уку йортларына яки көллиятләргә керү көтә, һәм документлардагы теләсә нинди хата җитди проблема булырга мөмкин. Мошенниклар моның белән файдалана, алдауның яңа схемаларын уйлап таба. Шундый хәйләләрнең берсенә Чишмә районында мәктәп тәмамлаган егет эләкте.
Аңа "мәктәптән шалтыратканнар" һәм мәгълүматларга үзгәрешләр кертергә кирәк, югыйсә аның документларын университетка кабул итмәячәкләр, диләр. Борчылган чыгарылыш укучысы, бернәрсә дә аңларга өлгермичә, дистанцион төзәтүгә ризалаша инде. Моның өчен аңа янәсе электрон көндәлеккә керү мөмкинлеген ачачак SMS кодын әйтергә тәкъдим итәләр...
Аннары исә аңа янәсе хокук саклау органнарыннан шалтыратканнар. Алар хәбәр иткәнчә, аның әти-әнисе мәгълүматлары экстремистларны финанслау өчен кулланыла, һәм аларга төрмә яный. Шундый басым астында егет әнисе телефоныннан кредит рәсмиләштергән һәм "куркынычсыз счетка" 500 мең сум күчереп тә куйган...
Кая бара бу дөнья?..
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Башинформ».