

Узган елның июлендә Куергазы районы Айчуак авылында җанөшеткеч хәл була.
Бер хатын, танышының пенсия алуы турында белеп, аңардан спиртлы эчемлекләр сатып алу өчен акча сорарга килә. Әмма танышы аңа акча бирми. Ярсуы чыккан хатын өй хуҗасының муенына, күкрәгенә кимендә өч тапкыр пычак кадый. Шуннан соң аны бәйләп куя. Аннары йортны тенти башлый – 1 мең сум таба һәм, акчаны алып, вакыйга урыныннан кача.
Зыян күрүченең алынган тән җәрәхәтләреннән гомере өзелә, диләр Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган. Җинаять эше республиканың Югары судына җибәреләчәк.