Җинаять һәм җәза
26 июнь 2025, 09:18

Бер капчык киндер белән тотылган

Водитель бик нык "нервничать" иткән. 

Башкортстанда автоинспекция хезмәткәрләре бер капчык киндер алып китеп баручы водительне тоткарлаган.

Ишембай районының дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре документларны тикшерү өчен “ВАЗ-2110” машинасын туктата. Руль артында 34 яшьлек водитель була. Әңгәмә вакытында ул үзен тыңгысыз тоткан һәм хокук саклаучыларда шик уяткан.

Полиция хезмәткәрләре аның машинасын тикшерергә булган. Багажникта алар үсемлекләр салынган капчык тапканнар, аңардан үзенчәлекле ис килгән.

Урынга тикшерү-оператив төркем чакырылган. Полиция хезмәткәрләре үләннәрне экспертизага җибәргән. Нәтиҗәдә капчыкта наркотиклы үсемлек — киндер булуы ачыклаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас