

Уфа аэропортында аны тоткарлаганнар. Ир сөйләвенчә, мәрҗәнне ул Үзбәкстан аша транзит белән чыгарган. Безнең илгә кертү өчен рөхсәт документлары булмаган, чөнки ул мәҗбүри декларация турында белмәгән.
«Сувенир»ын экспертизага җибәргәннәр, аның нәтиҗәләре буенча инде процессуаль карар кабул ителәчәк.
Уфа аэропортының таможня посты башлыгы урынбасары Константин Архиреев аңлатканча, мәрҗәннәр әйләнеше юкка чыгу куркынычы астында булган кыргый фауна һәм флора төрләре белән халыкара сәүдә турындагы конвенция белән җайга салына торган төрләргә керә. Шуңа күрә барлык документлар алдан рәсмиләштерелергә тиеш.
Ел башыннан таможня хезмәткәрләре СИТЕС конвенциясе нигезендә кертүгә чикләнгән предметларны законсыз алып кайту фактлары буенча административ хокук бозулар турында 7 эш кузгаткан.