Җинаять һәм җәза
17 июнь 2025, 15:44

Ространснадзор башлыгының элеккеге урынбасарын тоткарлаганнар

Ни өчен кайбер җитәкчеләр намусларына тап төшерә икән? 

Ространснадзор башлыгының элеккеге урынбасарын тоткарлаганнарРостранснадзор башлыгының элеккеге урынбасарын тоткарлаганнар
Ространснадзор башлыгының элеккеге урынбасарын тоткарлаганнар

Башкортстанда Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе башлыгының элеккеге урынбасары 40 яшьлек Тимур Мөхәммәтьяновны тоткарлаганнар. Аны зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр, дип хәбәр иттеләр УФСБ, Тикшерү комитетында һәм республика судларының Берләшкән матбугат хезмәтендә.

Тикшерү версиясе буенча, быел ул ике ышанычлы зат белән килешеп, «Техстрой» компаниясе җитәкчелегеннән зур йөк машиналарына рөхсәт ителгән авырлык нормаларын арттырып йөрергә рөхсәт биргән өчен акча таләп иткән. Компания вәкиле арадашчыларга 450 мең сумны икегә бүлеп тапшырган, ришвәтне аңа Уфада апрель-майда биргәннәр. Акчаны тапшырганда УФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган.

Хәзер исә Мөхәммәтьяновны тикшерә башлаганнар, аның ике иптәшенә карата ришвәтчелектә арадашчы булган өчен дә эш ачылган. Уфаның Совет районы суды Мөхәммәтьяновны 17 августка кадәр сак астына җибәргән. Аның җинаятьтәшләре өчен чик кую чарасы турында әлегә хәбәр ителми.

Тимур Мөхәммәтьянов 2017 елдан 2020 елга кадәр Башкортстанда дәүләт Транспорт комитетын (әлеге Транспорт министрлыгы)җитәкләгән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас