Җинаять һәм җәза
15 июнь 2025, 11:40

Ришвәт бирергә тырышкан

Нуриман районында мотоцикл водителе дәүләт автоинспекторларына ришвәт бирергә маташкан...

Ришвәт бирергә тырышканРишвәт бирергә тырышкан
Ришвәт бирергә тырышкан

Кичә көндез Никольское авылының Чкалов урамында полиция хезмәткәрләре документларны тикшерү өчен дәүләт номерлары булмаган «Иж Юпитер 5» мотоциклын туктаткан. 44 яшьлек ир-атның машина йөртү таныклыгы булмаган. Административ беркетмә төзегәндә ул, транспортны эвакуацияләүләрен белгәч, юл-патруль хезмәте инспекторларына ришвәт тәкъдим иткән. Полиция кисәтүләренә ир-ат җавап бирмәгән. Аннары машинадагы тартмага 30 мең сум салган. Әмма инспекторлар мондый провокациягә бирешмәгән һәм вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем чакырткан.

Хәзер ваемсыз шофёрга карата РФ Җинаять Кодексының 291 маддәсе буенча вазыйфаи затка ришвәт бирергә омтылу өчен җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә карала.

 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Ришвәт бирергә тырышкан
Ришвәт бирергә тырышкан
Автор:
Читайте нас