Җинаять һәм җәза
11 июнь 2025, 05:39

Исерек килеш машина йөрткән өчен төрмәгә утыртканнар

Автомобиленнән дә колак каккан. 

Исерек килеш машина йөрткән өчен төрмәгә утыртканнарИсерек килеш машина йөрткән өчен төрмәгә утыртканнар
Исерек килеш машина йөрткән өчен төрмәгә утыртканнар

Октябрьский шәһәрендә 37 яшьлек ир исерек килеш руль артына утырган өчен ирегеннән һәм машинасыннан мәхрүм ителгән. Аны исерек килеш руль артына утырганы һәм бу инде беренче тапкыр гына булмаганы өчен хөкем иткәннәр.

БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның апрелендә һәм быел гыйнварда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре ике тапкыр Kia Sportage маркалы автомобильне туктаткан. Документларны тикшергәндә машина йөртүчедә исереклек билгеләре табылган. Элегрәк ир-ат исерек хәлдә руль артына утырган өчен хөкем ителгән булган. Суд аңа транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 2 елга гомум режимлы төзәтү колониясендә утырып, 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.

Транспорт чарасы суд тарафыннан дәүләт файдасына конфискацияләнгән.

Чыганак: Башинформ, 

Ксения Калинина фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас