

Транспортта хәрәкәт иткән вакытта телефон куллану өчен 1500 сум административ штраф салу каралган. Шулай да, күп кенә шоферлар, җаваплылыкка тартылудан курыкмыйча, транспорт белән идарә иткән вакытта телефоннан сөйләшүне һәм төрле мессенджерлар куллануны дәвам итәләр. Моның нәтиҗәсендә машина йөртүченең игътибары кими һәм юлларда авария тудыручы хәлләрнең килеп чыгуына сәбәп була.
Әле исә бер уфалының руль артында килеш кулына телефон алган өчен (колагыга куеп сөйләшмәгән) штраф килгән. Ул "Аркада" сәүдә үзәге янында камерага "эләккән".
Әлегә кадәр кулдагы телефон өчен андый " матур" хатлар килми иде, шуңа күрә, хөрмәтле водительләр, юлларда игътибарлы булыгыз. Телефон тотып руль артында бару үзегез һәм башкалар өчен дә хәвефле булуын онытмагыз!
Чыганак: ufa_rb