Җинаять һәм җәза
29 Май 2025, 17:42

Уфада бер ир диверсия әзерләгән

Бәхеткә, кырын эшен башкарырга өлгермәгән. 

Уфада бер ир диверсия әзерләгәнУфада бер ир диверсия әзерләгән
Уфада бер ир диверсия әзерләгән

Ишембайда туган 19 яшьлек егет Уфаның Дим районында кәрәзле элемтә объектына ут төртергә җыенуда шикләнелә.

Башкортстан буенча Федераль хәвефсезлек хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аңа телеграм аша билгесез кеше элемтәгә чыккан һәм, бирем үтәп, бүләк алырга тәкъдим иткән. Бүләк алу өчен кәрәзле вышкага ут төртергә кирәк булган.

"Таләпләрне үтәп, янгынны видеога төшереп җибәргән өчен ут төртүчегә 15 мең сум вәгъдә иткәннәр", – диләр ведомство хезмәткәрләре.

Әмма җинаятьче кырын эшен башкарырга өлгерми: аны урында кул алалар. Шикләнелүченең җинаять өчен барлык кирәкле корыллары үзе белән булган.

Аңа карата "диверсия" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул сак астына алынган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас