

30 яшьлек ир-атның акчадан колак кагуы сим-картаның эшен озайту сылтавы белән башланды, аннары "Центробанк" кушылган. Ләкин бу юлы акчаны ниндидер билгесез счетка түгел, ә туганнарының карталарына күчерергә тәкъдим иткәннәр. Бу гамәл аңарда аз гына да шик тудырмаган... Әмма егетнең мессенджеры инде "ватылган" була.
Аферистлар уяулыкны мондый терминология белән югалттыралар:
- криптовалюта счеты ("сезнең акчалар блокчейн технологиясе ярдәмендә сакланачак"),
- декларация ("счет тентү уздыру алдыннан сезнең акчагызны исәпкә алу өчен кирәк"),
- яшерен ("беркем дә керү мөмкинлеген ала алмый, чөнки счет банк системасында индексацияләнми").
Шулай ук счет резерв, махсус яки транспортланган, дип әйтүләре мөмкин.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.