Җинаять һәм җәза
23 Май 2025, 05:09

Уфада яшь кыз балаларга наркотиклар саткан

Бер укучы кыз үлгән.

Уфада яшь кыз балаларга наркотиклар сатканУфада яшь кыз балаларга наркотиклар саткан
Уфада яшь кыз балаларга наркотиклар саткан

Уфада 19 яшьлек наркокурьер балалардан акча эшләргә була: ул тыелган матдәләрне мәктәп укучыларына саткан. Аларның берсе үлгән. 

Башкортстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, узган елның маенда Уфада яшәүче кыз яшерен урыннан – мефедрон, үзе белмәгән кешеләрдән гашиш сатып алган. Товарны төргәкләргә төрү өчен ул Коммунистик урамында фатир арендалаган. Шунда ул өч кызны чакырып, аларга наркотиклар саткан һәм кулланып карарга өндәгән. Нәтиҗәдә 15 яшьлек укучы кыз кискен агуланудан үлгән.

Бу хәл буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү барышында ул өлешчә үз гаебен таныган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас