Җинаять һәм җәза
23 Май 2025, 14:32

Һәлак булган эшченең әти-әнисенә Уфа суды оешмадан 6 млн түләткән

Иркутск өлкәсенә якташыбыз акча эшләргә дип киткән булган. 

Оешмада һәлак булган эшченең әти-әнисенә Уфа суды 6 млн түләткәнОешмада һәлак булган эшченең әти-әнисенә Уфа суды 6 млн түләткән
Оешмада һәлак булган эшченең әти-әнисенә Уфа суды 6 млн түләткән

Прокурор дәгъвасы буенча производствода һәлак булган эшченең әти-әнисенә Уфа суды мораль зыян өчен 6 млн сум компенсация түләткән.

Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 2022 елның декабрендә Иркутск өлкәсенең Усть-Кут районындагы нефть компаниясенең газ эшкәртү цехында пар-газ-һава катнашмасы шартлаган. Анда подряд оешмасында эшләүче хатын алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Прокуратура судка күрсәтелгән оешмадан хатын-кызның ата-анасы мәнфәгатьләрендә мораль зыян компенсациясен түләтү турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Суд прокуратура таләпләрен канәгатьләндергән, оешманы һәр якын кешесенә 3 млн сум түләргә мәҗбүр иткән.Суд карары законлы көченә кергәннән соң прокуратура аның үтәлешен контрольдә тотачак, дигәннәр ведомствода.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас