Җинаять һәм җәза
23 Май 2025, 15:28

Балыкчылар яшүсмерләрне кыйнаган

Бу хәл Башкортстанның бер авылында булган. 

Балыкчылар яшүсмерләрне кыйнаганБалыкчылар яшүсмерләрне кыйнаган
Балыкчылар яшүсмерләрне кыйнаган

Башкортстанда балыкчылар ике малайны кыйнаганнар.

Зыян күрүчеләрнең әбисе сөйләгәнчә, Морадым авылында ике яшүсмер буа янында йөргән. Анда аларга исерек балыкчылар очраган. Ирләр яшүсмерләрдән аракы һәм кабымлык алып килергә кушканнар, ләкин малайлар тыңламаган. Балыкчылар малайларны болай гына җибәрмәгәннәр, аларны "акылга утыртырга" булганнар. Берсенең шешә белән башын сугып ярганнар, икенчесен башы белән суга батырганнар.

Әле яшүсмерләрнең берсе дәваханәдә ята, аның бер колагы ишетми башлаган, баш мие селкенгән, күгәргән җирләре дә бар.

Тикшерү эше бара. 

 Чыганак: "Честный репортаж"

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас