+21 °С
Болытлы


Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шардж шәһәреннән кайтып килүче пассажирның чемоданында булган.
Таможня матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 75 яшьлек ир 110 грамм гашиш, 13 грамм каннабис (марихуана), 23 граммнан артык МДМА (экстази) алып кайткан.
Ачыкланганча, ул наркотиклар ташу белән шөгыльләнгән төркемнең курьеры булырга ризалашкан.
Хәзер тикшерү бара, җинаять эше ачылган.