Җинаять һәм җәза
22 Май 2025, 15:41

УДНТУ проректоры Наил Чанышевны СИЗОга япканнар

Ул 19 абитуриентка югары уку йортына имтиханнарны уңышлы тапшырырга ярдәм иткән.

УДНТУ проректоры Наил Чанышевны СИЗОга япканнарУДНТУ проректоры Наил Чанышевны СИЗОга япканнар
УДНТУ проректоры Наил Чанышевны СИЗОга япканнар

Чанышев – Уфа дәүләт нефть техник университетының халыкара эшчәнлекне үстерү буенча проректоры, халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы 14 июльгә кадәр рәшәткә артында торачак. Аңа чик кую чарасын Уфаның Совет район судында сайлыйлар.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Чанышев әфәнде билгеле бер түләүгә Төрекмәнстаннан килгән 19 абитуриентка югары уку йортына имтиханнарны уңышлы тапшырырга ярдәм иткән.

Шул ук вакытта проректор хезмәттәшләрен дә бу кырын эшкә җәлеп иткән - югары уку йортының кабул итү комиссиясе секретариаты җитәкчесе Денис Каретников һәм аның урынбасары Игорь Мымрин аңа ришвәт алуда ярдәм итеп торганнар. Аларны вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда һәм законсыз миграция оештыруда гаеплиләр.

Чанышев әфәнде үз гаебен танымаган. Аның хезмәттәшләре - СИЗОда апрель аеннан бирле тора. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас