

Уфада узган ялларда 23 исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар. Шуларның сигезе медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Бу мәгълүмат безгә башкала Дәүләт автоинспекциясеннән килде.
Рейдлар барышында полицейскийлар юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 604 очрагын теркәгән, 92 машина йөртүче хәвефсезлек каешын эләктермәгән, 20се җәяүлеләргә юл бирмәгән, 32се балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган - махсус урындыкка утыртмаган, каешын эләктермәгән.
Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган өчен 42 җәяүле җәзага тартылган.
Чыганак: Башинформ
Ксения Калинина фотосы.