Җинаять һәм җәза
17 Май 2025, 03:44

Мәдәният йорты җитәкчесе коллегаларын 12 миллионга алдаган

Бу хәл Чакмагыш районында булган. 

Мәдәният йорты җитәкчесе коллегаларын 12 миллионга алдаганМәдәният йорты җитәкчесе коллегаларын 12 миллионга алдаган
Мәдәният йорты җитәкчесе коллегаларын 12 миллионга алдаган

Мәдәният йортының элеккеге җитәкчесе, коллегаларыннан 12 млн сум алдап җыйган өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

Чакмагыш районара суды район мәдәният йортының элеккеге җитәкчесенә карата хөкем карары чыгарган. Аны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепле дип тапканнар.

Ведомство мәгълүматлары буенча, ир үзенең коллегаларыннан җайлап-майлап кредитлар алдырткан. 

– Башта ул айдан айга түләп килгән, әмма соңрак элемтәгә чыкмый башлаган, түләүдән качкан, - дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Кайбер зыян күрүчеләрнең онлайн-банкларына кереп, анда яшерен рәвештә өстәмә займнар рәсмиләштергән. Хезмәткәрләрнең берсенә хәтта тугыз кредит "элеп" куйган.

Барлыгы ул 25 кешене алдаган, зыян күләме 12 миллион сумнан артып киткән. Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм урланган акчаның яртысын – алты миллион сумны кире кайтарган. Ә калган сумма өчен суд аның мөлкәтенә арест салган.

Иргә суд 4 еллык сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 ел ирегеннән мәхрүм итүне билгеләгән. Ничек намусы җитте икән?

Чыганак: @Ufakp 

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас