

Уфа районында яшәүче хатын йортында нарколаборатория оештыруда – наркотик матдәләр җитештерүдә, сатып алуда, саклауда һәм ташуда, наркотикларны законсыз сатуда гаепләнә.
БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023-2024 елларда гаепләнүчегә мессенджер аша нарколаборатория оештырырга тәкъдим иткәннәр. Моның өчен ул яшерен урыннан махсус җиһазлар, шәхси саклану чаралары, техник җайланмалар, химик матдәләр, наркотик чаралар һәм психотроп матдә прекурсорлар алган. Аларны Уфа районының Кириллово авылында элек арендага алган йортка күчергән...
2024 елның апреленнән июленә кадәр хатын мефедрон наркотик чарасын җитештергән һәм саклаган, аны сату өчен яшерен урыннар җиһазлаган. Аның эшчәнлеген хокук саклау органнары хезмәткәрләре туктаткан.
Тентү вакытында кешеләргә үлем китерүче хатыннан 10 кг.нан артык наркотик һәм 11 кг.нан артык тыелган матдәләр, шулай ук аларны әзерләү өчен кирәкле реагентлар табалар. Хәзер җинаять эше карау өчен Уфа район судына җибәрелгән.