

Башкортстанда Уфа район суды ювелир бизәнү әйберләре контрабандасы турындагы эш буенча хөкем карары чыгарган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.
Гаепләнүче Чиләбе өлкәсендә яшәүче бер хатын-кыз булып чыккан. Узган елның декабрендә ул Уфа аэропортына Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән үзе белән бәясе 1,3 миллион сумнан артык торган «Cartier» беләзеген алып килгән.
Таможня законнары таләпләренә буйсынмыйча, ул "яшел коридор" аша узып, кыйммәтле беләзеген декларацияләмәгән. Тикшерү вакытында аңардан беләзеген тартып алганнар һәм дәүләт милке исәбенә керткәннәр.