

“Башнефть”нең элеккеге президенты Виктор Хорошавцев халыкара эзләүгә игълан ителгән һәм читтән торып кулга алынган. Бу хакта, Мәскәүнең Тверь суды мәгълүматына сылтанып, РИА “Новости” хәбәр итә.
Виктор Хорошавцев аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнә.
“Хорошавцев Виктор Геннадьевичка карата суд карары белән читтән торып сак астына алу рәвешендә җәза чарасы сайланды” диелә суд мәгълүматында. Бу мәсьәлә буенча утырыш 29 мартта узган.
Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, 2009 елның 23 гыйнварында Хорошавцевны “Система” финанс корпорациясенең бүлендек компаниясе булган “Система-Инвест” җәмгыятенә генераль директор итеп билгелиләр. Чыгару күләме буенча Русиядә сигезенче урында торган “Башнефть” компаниясе һәм Башкортстанның бөтен ягулык-энергетика комплексы аның идарәсе астына күчә.