

Нефтекамада бер ир интернет аша машинасына запас частьләр сатып алырга уйлап, 70 мең сум акчасын югалткан.
Нефтекама шәһәре полициясенә, интернет аша автозапчастьлар сатып алганда алданып акча югалткан, 37 яшьлек ир килгән. Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, ул «Клуб владельцев авто» төркеменнән чит ил машинасы өчен запчасть сатып алу турында игълан урнаштырган. Тиздән аның белән бер кеше элемтәгә кергән, ул отышлы бәядән деталь тәкъдим иткән — аңа 65 мең сумга сатарга ризалашкан.
Сатучы ирне транспорт компаниясе аша товар җибәрәчәгенә ышандырган, һәм сатып алучы "накладной" фотосын алуга, ул акчаны күчерергә тиеш булган.
Мошенникка ышанып, нефтекамалы транспорт компаниясенең шәхси кабинетында мәгълүматларны тикшергән, посылканың барлыгына ышанган һәм акчасын танышы аша күчергән. Өстәмә рәвештә ул китерү өчен 3 мең сум да түләгән.
Әмма соңрак, сайтта заказ статусын тикшереп, ир "накладной"ның ялган булуын, ә акчаның җинаятьчеләргә китүен аңлаган. Шуннан соң инде полициягә барып гариза язган.
Чыганак: Ufakp
Автор фотосы.