Җинаять һәм җәза
10 Мая 2025, 18:00

Исерек ир машинасы белән "пожарный"га килеп бәрелгән

Янында утырган ике баласы белән хатыны канга баткан. 

Исерек ир машинасы белән "пожарный"га килеп бәрелгәнИсерек ир машинасы белән "пожарный"га килеп бәрелгән
Исерек ир машинасы белән "пожарный"га килеп бәрелгән

Бүген кич, 10 майда, Уфада юл һәлакәте булган, ике бала зыян күргән.

Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «Лада Веста» автомобиле руле артында исерек машина йөртүче Кольцевая урамында светофорда  «Урал» янгын сүндерү машинасына килеп төртелгән. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада»ның ике балигъ булмаган пассажирын дәваханәгә тикшерергә алып киткәннәр.

Юл һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланган, - дип яза Башинформ. 

Урамнан үтеп баручылар, бәрелешкәннән соң, ирнең автомобильдән аракы һәм шашлык тотып чыкканын күргәннәр. Аннары канга баткан гаиләсе чыккан, - дип яза Barash каналы. 

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас