Җинаять һәм җәза
4 Май 2025, 11:32

Мошенниклар тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүчеләрне 4 млн сумга алдаган

Инвестиция мошенниклары республиканың ике ватандашыбызны алдаган. Узган тәүлектә республика халкы мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча биргән, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Мошенниклар тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүчеләрне 4 млн сумга алдаганМошенниклар тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүчеләрне 4 млн сумга алдаган
Мошенниклар тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүчеләрне 4 млн сумга алдаган

Учалы районында яшәүче 65 яшьтәге ир-ат ялган адвокатлардан шалтырату корбаны була, алар аңа инвестицияләүгә салынган 590 мең сум акчаны кире кайтарырга тәкъдим итәләр. Пенсионер, «белгечкә» ышанып, җинаятьчеләр белән актив сөйләшүләр алып бара башлаган. Аларның инструкцияләрен үтәп, ир-ат салым түләү, юристлар эше һәм башка чыгымнарга сылтау белән зур суммалар күчерә башлаган. Мошенниклар капитал салуларның кире кайтуы турындагы чынбарлыкка охшаган картина тудырганнар, шуның белән авыл агаеның ышанычын арттырганнар. Әмма элек кертелгән акчаларны алырга насыйп булмаган аңа... Зыян күрүче аферистларга 2 миллион сумга якын акча биргән, аларның күп өлеше кредитка рәсмиләштерелгән.

Шулай ук Уфа районында яшәүче 47 яшьлек ир-егет тә инвестиция мошенниклары корбанына әверелә. Кичә ир-атка популяр мессенджерларның берсендә янәсе инвестиция компаниясе хезмәткәреннән шалтырату килгән. Ир-ат, әңгәмәдәшенә ышанып, аның күрсәтмәләре буенча акча алу сылтавы белән төрле счетларга күчерә башлаган... Нәтиҗәдә ул шактый зур суммадан мәхрүм кала — авыл кешесе керем эзләп, аферистларга 2,5 миллион сумнан артык акчасын салган.

 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Мошенниклар тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүчеләрне 4 млн сумга алдаган
Мошенниклар тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүчеләрне 4 млн сумга алдаган
Автор:
Читайте нас