Җинаять һәм җәза
26 апрель 2025, 08:05

Укучы 69 яшьлек укытучы апаның башына чүкеч белән тондырган

Мәскәү янындагы Люберцы шәһәре мәктәбендә фаҗигале вакыйга теркәлгән... Әстәгъфирулла!

Укучы 69 яшьлек укытучы апаның башына чүкеч белән тондырганУкучы 69 яшьлек укытучы апаның башына чүкеч белән тондырган
Укучы 69 яшьлек укытучы апаның башына чүкеч белән тондырган

Мәрхәмәтсез һөҗүм мәгариф учреждениесен тетрәндергән, дип хәбәр итәләр.

Люберцыда коточкыч хәл була: алтынчы класс укучысы дәрес вакытында ук математика укытучысына һөҗүм итә. Мәгълүмат буенча, 13 яшьлек яшүсмер 69 яшьлек хатын-кызга такта янында басып торган вакытта кинәт һөҗүм иткән. Җинаятьче малай, чүкеч белән коралланып, өлкән яшьтәге педагогның башына суккан, шуннан соң җинаять урыныннан качарга тырышып караган. Бәхеткә, аны  сыйныфта тоткарлый алганнар. Тентү вакытында һөҗүм итүченең рюкзагында өстәвенә пычак та табылган. Зыян күргән укытучы кичекмәстән җитди җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган, шул исәптән баш мие һәм башка төр җәрәхәтләргә дучар булган.

 

Фото: социаль челтәрләр.

Укучы 69 яшьлек укытучы апаның башына чүкеч белән тондырган
Укучы 69 яшьлек укытучы апаның башына чүкеч белән тондырган
Автор:
Читайте нас