Җинаять һәм җәза
25 апрель 2025, 07:16

Уфада ике яшүсмерне коллыкта тотканнар

Җинаятьченең берсе качып котылган. 

Уфада ике яшүсмерне коллыкта тотканнарУфада ике яшүсмерне коллыкта тотканнар
Уфада ике яшүсмерне коллыкта тотканнар

Башкортстанның Тикшерү комитеты мәҗбүри хезмәт оештыруда һәм ике балигъ булмаган баланы законсыз ирегеннән мәхрүм итүдә гаепләнүче Томскның 22 яшьлек кешесенә карата җинаять эшен тикшерүне тәмамланган.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның июлендә гаепләнүче җинаятьтәше белән бергә ике яшүсмерне Интернетта эшкә җәлеп иткән, моның өчен Уфада алар фатир арендага алып торган. Балигъ булмаганнарның берсе хата эшләгәннән соң гаепләнүчеләр аларны "компенсация" рәвешендә 50 мең сум таләп итеп, чыгармыйча тоткан.

Яшүсмерләрнең берсе әнисенә яшерен рәвештә хәбәр итә алган, ул исә полиция чакырткан. Хокук саклаучылар яшүсмерләрне азат итә алса да, ике җинаятьче дә качып өлгергән. Гаепләнүчене Краснодарда тоткарлаганнар, тиздән ул суд каршына басачак.

- Икенче фигурант федераль эзләүгә игълан ителгән, – дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Чыганак: БР буенча Тикшерү комитеты

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас