Җинаять һәм җәза
25 апрель 2025, 10:19

Нефтекамада наркотиклар таратучы төркем кулга алынган

Тыелган матдәләрне алар үзләре дә кулланган, саткан да. 

Нефтекамада наркотиклар таратучы төркем кулга алынганНефтекамада наркотиклар таратучы төркем кулга алынган
Нефтекамада наркотиклар таратучы төркем кулга алынган

Нефтекамада наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнүче оешкан җинаятьчел төркемгә карата җинаять эше тикшерелгән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлеге тикшерү үткәргәнчә, наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату яки җибәрү буенча җинаять эше тәмамланган.

Ачыкланганча, былтыр август аенда оператив-эзләү чаралары комплексын үткәрү барышында наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле эшчәнлектә шикләнелүче җинаятьчел төркем тоткарланган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарланганнарны шәхси тикшергәндә үсемлекләрдән ясалган 30 граммнан артык наркотик матдә, шулай ук наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле әйберләр, шул исәптән үлчәүләр һәм тәмәке тарту җайланмалары тартып алган.

Беренчел тикшерү барышында ачыкланганча, 30 яшьлек ир интернет аша башта үзе куллану өчен наркотикларны сатып алу ысулын җайга салган. Соңыннан, шул рәвешле зур акча эшләү юлы барлыкка килгәч,бу эш белән ныклап шөгыльләнә башлаган.

Берникадәр вакыт узгач, ир 33 яшьлек дустына да шундый юл бергә белән акча эшләргә тәкъдим иткән. Алар наркотикларга интернет аша заказ биреп, телефон аша күрсәтелгән урыннардан "закладка"ларны барып алганнар һәм танышлары аша сатканнар.

Беренчел тикшерү барышында оешкан җинаятьчел төркемнең кайбер катнашучылары гаепләрен тулысынча таныган, ә калганнары - өлешчә генә.

Әлеге вакытта гаепләү бәяләмәсе расланган һәм шәһәр судына җибәрелгән.

Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының БР буенча бүлеге. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас