

Башкортстанның Югары суды Бөрҗән үзәк район дәваханәсенең 30 миллион сумнан артык бюджет акчасын урлаган ике элекке бухгалтеры өчен шартлы срокны гамәлдән чыгарган.
Дәваханәнең элеккеге баш бухгалтеры һәм бухгалтеры берничә ел дәвамында, медицина учреждениесенең акчаларын үзләштереп, документларны фальсификацияләгән, дип хәбәр итәләр төбәк прокуратурасыннан.
Белорет суды башта аларга сынау срогы белән шартлы 4 ел һәм 4,5 ел билгеләде, әмма Бөрҗән районы прокуратурасы хөкемгә шикаять бирде һәм реаль җәза таләп итте.
Башкортстанның Югары суды прокурорларның дәлилләре белән килеште һәм, шартлы срокны реальгә алыштырып, гомум режимлы колониягә хөкем итте.
Хөкем ителүчеләрнең берсе өчен җәзаны үтәү баласы 14 яшькә җиткәнчегә кадәр кичектерелә.
Әлеге эш РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче өлеше буенча тикшерелгән. Бу – бер төркем затлар тарафыннан аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу.