Җинаять һәм җәза
23 апрель 2025, 11:09

"Кызың авариягә эләккән" схемасы белән эшләүче мошенникны тотканнар (Видео)

94 яшьлек әби аңа 100 мең акчасын чыгарып биргән. 

"Кызың авариягә эләккән" схемасы белән эшләүче мошенникны тотканнар"Кызың авариягә эләккән" схемасы белән эшләүче мошенникны тотканнар
"Кызың авариягә эләккән" схемасы белән эшләүче мошенникны тотканнар

Полиция хезмәткәрләре «Якын кешегез юл һәлакәтенә эләккән» мошенниклык схемасында эшләүчене кулга алган. 


РФ Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча бүлегенә гариза белән 94 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән. Пенсионер сүзләренчә, кичә аңа үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган бер кеше шалтыраткан. Җинаятьче аның кызы юл һәлакәтендә эләккән дип хәбәр иткән һәм «мәсьәләне хәл итү» өчен зур сумма акча сораган. 
Җинаятьчеләргә ышанып, пенсионер курьерга 100 000 сумнан артык акча биргән.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре Уфада яшәүче 19 яшьлек кешенең мошенниклыкка катнашы барлыгын ачыклаган. Аны үз фатирында җинаять эзләү оперативниклары тарафыннан тоткарланган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бу төркем шундый схема буенча эш иткән: мошенниклар өлкән яшьтәгеләргә шалтыратып, кызың яки улың рульдә барганда авария ясаган, гаепле булудан котылу өчен курьер аша безгә акча җибәрергә кирәк, дигәннәр. Мошенниклар моңа ышанган әби-бабайларның йортларына килеп акчаларын алып киткән. Аннан ул акчаларны җинаятьчел эшчәнлекне оештыручыларның чит илдәге банк исәпләренә күчерә барганнар.

 
Тикшерү барышында 19 яшьлек кешенең Стәрлетамак пенсионеры белән генә түгел, ә тагын өч кеше белән дә шуңа охшаш алдауда катнашы барлыгы ачыкланган. Аларга хәзер җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләргә үз гаебен тану күрсәтмәләре бирелгән. Хәзерге вакытта җинаятьчел төркемнең барлык катнашучыларын һәм зыян күрүчеләрне билгеләүгә юнәлдерелгән оператив чаралар үткәрелә. 


Чыганак: БР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас