Җинаять һәм җәза
21 апрель 2025, 20:17

Авыл Советы башлыгын 10 елга утыртканнар

Комсызлык күзне томалый шул... 

Авыл Советы башлыгын 10 елга утыртканнарАвыл Советы башлыгын 10 елга утыртканнар
Авыл Советы башлыгын 10 елга утыртканнар

Иглин районы Акбирдино авыл Советының элеккеге башлыгын хөкем иткәннәр.Ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепле дип табылган. 

Тикшерү һәм суд тарафыннан ачыкланганча, 2023 елның июленнән 2024 елның мартына кадәрге чорда, ул, авыл Советы башлыгы буларак, бер эшкуардан ришвәт рәвешендә бәясе 1,3 млн сумнан артык торган биш урынлык җир кишәрлеген сораган. Киләчәктә аларны сатып җибәрергә мөмкин булсын өчен нотариаль тапшыру юлы белән килешүне рәсмиләштерергә кушкан.

ФСБ оперативниклары үткәргән оператив-эзләү чаралары барышында шушы кирәкле документларны рәсмиләштергәннән соң ир тоткарланган. Суд аны катгый режимлы төзәтү колониясендә 10 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итүгә, ришвәт суммасыннан 10 тапкыр күләмендә штрафка хөкем иткән. Шулай ук, дәүләт хезмәтендә һәм муниципаль хезмәттә 8 ел дәвамында вазифа биләү хокукыннан мәхрүм иткән.

Чыганак: РБ Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Әлфия Шакирҗанова фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас