

ДАИ хезмәткәрләре Уфада наркотиклар сатуда шикләнелүчене тоткарлаган.
Достоевский урамында инспекторлар машина йөртүчеләрне туктатып, документларын тикшергәннәр. «Фольксваген Гольф» килеп туктагач, полиция хезмәткәрләре машина йөртүченең дә, пассажирның да сизелерлек борчыла башлавына игътибар иткәннәр. Шуннан аларны тикшереп карарга булганнар. Алар янына тикшерү-оператив төркем килеп җиткән. Уфа ДАИ мәгълүматлары буенча, тәртип сакчылары машинаның арткы урындыгында яткан сумкада яшел төстәге матдә салынган ике пакет тапканнар. Тикшеренү күрсәткәнчә, пакетта 12 граммнан артык наркотиклы үсемлек булган. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: Башинформ.