

Ялгышлардан сакла, Ходаем.
Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе 22 яшьлек уфалыга һәм Салават шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек ир-егеткә кисәтү игълан итте. Алар Украина фондына донат күчерергә тырышканнар. Аларга, әгәр күчергән булсалар, бу дәүләт хыянәте булыр иде, шул хакта аларның исләренә төшергәннәр.
"Махсус хәрби операция үткәрү чорында ир-атлар эшчәнлеге Русия Федерациясе иминлегенә каршы юнәлтелгән Украина оешмасының банк счетына акча күчерергә омтылдылар",-дип хәбәр иттеләр УФСБ матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, дәүләткә хыянәт иткән өчен 12 дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 500 мең сумга кадәр штраф белән белән җәза бирелә.