

61 яшьлек пенсионер хатын Уфа полициясенә мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз аңлатканча, кичә аңа үзен домофон ачкычларын китерү хезмәте хезмәткәре, дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Ул апаны СМСтан кодны әйтеп бирергә күндерә, имеш ачкычларны алыштыру өчен кирәк.
Тиздән аның телефонына «документларны рөхсәтсез рәсмиләштерү» һәм элемтә өчен номерлар белән янаулар килә башлаган. Күрсәтелгән номерлар буенча шалтыратып, ул үзләрен Роскомнадзор, тикшерү органнары һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган мошенникларга юлыккан.
Алар зыян күрүчене шәхси мәгълүматлар урланган, ә аның исеменә фиктив кредитлар һәм ышанычнамәләр рәсмиләштерелгән, дип алдаганнар. «Акчаларны саклап калу» сылтавы белән җинаятьчеләр хатын-кызны акчаларны «куркынычсыз счетка» күчерергә өндәгән. Нәтиҗәдә ул, мошенникларның сүзләренә ышанып, сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан банкомат аша 1 миллион сумнан артык акча күчергән.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.