

Уфада юл патруле руль артында тагын балигъ булмаган баланы туктаткан. Көнчыгыш урамында "ВАЗ-2114" маркалы машина йөртүчене туктатып, автоинспекторлар аның 2008 елгы булуын ачыклаганнар.
Беркетмә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән, ул ата-аналарны административ җаваплылык(штраф) көтә. Машинаны исә махсус тукталышка озатканнар. Хәсрәтле әти-әнигә автомашинаның эвакуациясе һәм саклануы өчен дә түләргә туры киләчәк.
Күптән түгел "Башинформ" 17 яшьлек Уфа егетенең "Лада Калина" машинасы сатып алуы һәм аның белән идарә итүе турында язып чыккан иде.
Яшьләргә мөрәҗәгать итәбез, юл хаталарны кичерми! Үзегезне үстергән әти-әниләрегез хакында уйлагыз, аларны кайгыга батырмагызчы!
"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.