

Ведомство мәгълүматлары буенча, полиция хезмәткәрләре «Рено Логан»ны туктаткан, аның водителе шунда ук патруль хезмәте таләпләренә буйсынмаган. Туктагач, ни өчен икәнлеге аңлашылган, әлбәттә. 45 яшьлек нефтекамалының үз-үзен тотышы ачыктан-ачык исереклек халәтен күрсәтеп дәлилләгән. Ир-ат процедураны узудан баш тарткан, бу исерек килеш машина йөрткән өчен хокукларыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум штраф белән яный.
Соңрак икенче нефтекамалыны тоткарлаганнар. «Мицубиши Лансер» руле артында 55 яшьлек ир-ат шактый эчкән булып чыкты. Сулаган һавада норма 0,160 булганда 1,606 мг /л табылган. Моннан тыш, аның ОСАГО полисы рәсмиләштерелмәгән, ә машина йөртүче үзе куркынычсызлык каешын эләктермәгән.
Ике автомашина да штрафстоянкага озатылган.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Дәүләт автоинспекциясе.