

Лингвистик югары уку йортлары студентлары үзләрен «никах мошенниклыгы» өчен танышу сайтларында чит ил хатын-кызлары итеп күрсәткәннәр. Бу хакта бүген РФ Эчке эшләр министрлыгы материалларында әйтелә.
"Танышу-кавышу мошенниклыклары <...> танышу сайтларында иң башта алданачак кешене сайлыйлар, кызлар исеменнән электрон язышуны җайга салалар. Алга таба аның белән киләчәктә гаилә кору максатын вәгъдә итәләр. Аннары исә төрле сылтаулар астында «кәләшләр» акча сорап яталар», — дип ведомство материалларыннан мәгълүмат җиткерә «РИА Новости».
Төп башларына утырган ир-егетләр җибәргән акчаларны җинаятьчеләр ялган затларга ала, дип өстәгәннәр Эчке эшләр министрлыгында. Акча алганнан соң төрле сылтаулар белән язышу туктатыла икән.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.