

Бу турыда РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне хокукка каршы куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсендә хәбәр иттеләр.
Бу схема нигезендә, җинаятьчеләр социаль челтәрләрдә фотограф хезмәтләре турында белдерүләр урнаштыра башлаучы белгечләр булып кыланалар. Алар фотосессия үткәрергә, шул ук вакытта стилист хезмәте һәм студия арендасы өчен генә түләргә тәкъдим итә икән.
Арытаба кызларга сылтама буенча сайтка күчәргә һәм үз карталарының реквизитларын кушалар. Шуннан соң мошенниклар корбаннарның банк мәгълүматларын ала һәм акчаларны счеттан чыгара...
Алдана күрмәгез, "Өмет"не укучы сылукайлар!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.