Җинаять һәм җәза
18 апрель 2025, 12:55

Полиция хезмәткәре 20 млн сумлык криптовалюта урлаган

Берсе дә сизмәс дип уйлады микән? 

Полиция хезмәткәре 20 млн сумлык криптовалюта урлаганПолиция хезмәткәре 20 млн сумлык криптовалюта урлаган
Полиция хезмәткәре 20 млн сумлык криптовалюта урлаган

Уфадан элеккеге полиция хезмәткәре тоткарланучылардан 20 млн сумлык криптовалюта урлаган.

Җинаять эше материаллары буенча, элеккеге полиция хезмәткәре законсыз рәвештә ике тоткарланучының телефоннарына тигән. Аларның санлы акча янчыкларына кереп, 20 миллион сумнан артык криптовалюта активларын урлаган.

Гаепләнүче, физик көч кулланып, тоткарланучыларның берсеннән кирәкле күрсәтмәләргә ирешергә тырышып, аны кыйнаган.

Хөкем карары чыгару өчен эш судка җибәрелгән.

Чыганак: Ufakp ТГ каналы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас