Җинаять һәм җәза
18 Апреля 2025, 12:44

Оятсыз видеоларны фаш итәм дип, хатын-кызлардан акча талаган

"Корбаннарын" танышу сайтларында тапкан. 

astanatv.kzastanatv.kz
astanatv.kz

Борай районында яшәүче 33 яшьлек ир урлауда һәм акча талауда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның июленнән 2024 елның апреленә кадәр ул чит исем астында Интернеттагы танышу сайтларында хатын-кызлар белән танышкан. Ул, уңышлы кеше кыяфәте булдырып, аларга бергә яшәргә тәкъдим иткән. Шул рәвешле, хатын-кызларның ышанычына кергән. Ә аннары, янәсе дә бизнесны үстерү өчен кирәк дип, финанс ярдәм күрсәтүләрен сораган. Акча алу белән элемтәгә чыгудан туктаган.

Шулай ук гаепләнүче ир интим характердагы очрашуларны яшерен рәвештә телефонга төшергән. Шуннан соң ул, көч кулланып, һәм үзендә булган видеоязманы таратачакмын дип янап, хатыннардан акча таләп иткән. Биш хатын-кыз аңа 500 мең сумнан артык акча тапшырган, диләр республика прокуратурасында.

Җинаятьчел эшчәнлекне полиция һәм РФ иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча хезмәткәрләре ачыклаган. Ир гаебен танымаган. Җинаять эше Уфаның Орджоникидзе район судына җибәрелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас