Җинаять һәм җәза
18 апрель 2025, 09:24

Курьерның электр велосипедын тартып алганнар

Юл йөрү кагыйдәләрен белмәсәң, шулай да була. 

Курьерның электр велосипедын тартып алганнарКурьерның электр велосипедын тартып алганнар
Курьерның электр велосипедын тартып алганнар

Уфада ашамлык ташушы курьерның тизйөрешле электр велосипедын тартып алганнар.

Коммунистик урамында ДАИ хезмәткәрләре курьерны документын тикшерү өчен туктаткан. Электр җайланмасының көче 500 Ватт булуын күрсәткән.

Ведомство матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, аның белән идарә итү өчен машина йөртү таныклыгы таләп ителми, әмма электр двигателе көче 250 Ваттан артып китсә, әлеге транспорт чарасы «М» — мопед категориясенә керәчәк, һәм руль артындагы кешенең шундый ук категориягә тиешле документы булырга тиеш.

Егетнең «М» категорияле транспорт йөртү таныклыгы булмаган, шуңа тимер атын махсуслаштырылган стоянкага алып киткәннәр.

Чыганак: Башинформ.

Курьерның электр велосипедын тартып алганнар
Курьерның электр велосипедын тартып алганнар
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас