Җинаять һәм җәза
17 Апреля 2025, 09:29

Уфа таксисты 79 яшьлек пассажирны мошенниклардан коткарган

Ханым кредитлар алып, бик зур суммага бурычка батар иде. 

Уфа таксисты 79 яшьлек пассажирны мошенниклардан коткарганУфа таксисты 79 яшьлек пассажирны мошенниклардан коткарган
Уфа таксисты 79 яшьлек пассажирны мошенниклардан коткарган

 Олы яшьтәге бер ханым таксида телефоннан сөйләшеп барган. Машина йөртүче клиентының мошенниклар белән аралашуын аңлап калган да, пассажирны полиция бүлегенә алып киткән.

Уфаның 7нче санлы полиция бүлегенә килгәч, бу өлкән яшьтәге хатын сөйләвенчә, аңа билгесез кеше шалтыратып, 10 мең сум күләмендә «өстәмә пенсия» булачагы турында хәбәр иткән. Аны алу өчен пенсионерга паспорты белән банкка килергә кушкан.

Аферистлар әбигә такси чакырткан, ләкин машина йөртүче аларның планнарын бозган. Заказ буенча килгән ир клиентның дулкынлануын сизеп торган һәм һәрвакыт кем беләндер телефон аша элемтәдә торуы да аңа сәер булып тоелган. Аны мошенник алдарга тырышуы аңлашылып торган.

Машина йөртүче Айгиз Нәфыйков машинасын юл читендә туктатып, клиентка аның мошенниклар белән сөйләшүен әйткән, ышанмаска кушкан, ә аннары аны полиция бүлегенә алып киткән.

Тиздән Уфа полицейскийлары Айгиз Айдар улына актив гражданлык позициясе һәм башкаларга битараф булмаган мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерәчәкләр.

Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте. 

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас