Җинаять һәм җәза
15 Апреля 2025, 07:27

Почта бүлекчәсе җитәкчесе 5 миллион сум акча урлаган

Кешеләрнең рәнҗеше төшәр дип тә уйламаган...

Почта бүлекчәсе җитәкчесе 5 миллион сум акча урлаганПочта бүлекчәсе җитәкчесе 5 миллион сум акча урлаган
Почта бүлекчәсе җитәкчесе 5 миллион сум акча урлаган

5 млн сумнан артык акча урлауда гаепләнүче почта бүлекчәсенең элеккеге башлыгы суд каршына басачак.

БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, 2021-2023 елларда Әбҗәлил районында бер хатын, почта бүлекчәсе җитәкчесе буларак, кредит оешмасында отышлы вклад ачкан булып, 12 кешедән 3,5 млн сумга якын акча җыган, ә аннан соң аны үз мәнфәгатендә кулланган. Моннан тыш, ул «Русия Почтасы»ның товар сатудан килгән 2 млн сумнан артык акчаны да үзләштергән. Гаепләнүче үз гаебен таныган, 1,6 млн сумнан артык күләмдә китерелгән зыянны өлешчә каплаган. Хәзер җинаять эше асылы буенча карау өчен Әбҗәлил районы судына җибәрелгән.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас