Җинаять һәм җәза
14 апрель 2025, 13:23

Эчәргә яраткан хатынын тотып кыйнаган

Сабырлыгын югалткан ирне полиция бүлегенә чакыртканнар. 

Эчәргә яраткан хатынын тотып кыйнаганЭчәргә яраткан хатынын тотып кыйнаган
Эчәргә яраткан хатынын тотып кыйнаган

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә полициягә кыйналган 42 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә салулары турында хәбәр килгән. Аның башына бик нык "эләккән".

Ирен полициягә чакыртканнар. Аның сүзләренчә, бу хатын эчәргә ярата икән, кәеф-сафа корып кына яшәгәнгә күрә өй эшләрен дә эшләмәгән, ашарга да пешермәгән. Моның өчен гаиләдә еш кына низаг чыккан. Иренең моңа түзәр хәле калмагач,аны тотып кыйнаган. Тикшерүчеләр «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас