Җинаять һәм җәза
13 апрель 2025, 07:55

Ике көн эчендә 10 исерек водитель тотылган

Мондый хәлдә машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя.

Ике көн эчендә 10 исерек водитель тотылганИке көн эчендә 10 исерек водитель тотылган
Ике көн эчендә 10 исерек водитель тотылган

Уфада дәүләт автоинспекторлары ике көн эчендә 10 исерек машина йөртүчене тоткарлаган.

Уфада массакүләм тикшерүләр үткәрелгән. Рейдлар башкалада узган җомга һәм шимбә көннәрендә узган. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре 200дән артык транспорт чарасын тикшергән, алар арасында 60тан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары да бар.

Исерек хәлдә булган машина йөртүчеләр яки җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары, шулай ук башка хокук бозулар турында Эчке эшләр министрлыгының БР буенча кайнар линиясе телефоны буенча хәбәр итәргә була (347) 279-32-92.

Чыганак: Башинформ, 

Ксения Калинина фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас