Җинаять һәм җәза
10 апрель 2025, 14:20

Ялгыш адым ясыйлар

Елдан-ел җинаять кылучы яшүсмерләр саны арта.

Ялгыш адым ясыйларЯлгыш адым ясыйлар
Ялгыш адым ясыйлар

Республиканың яшүсмерләре узган елда үткән елга караганда 13,7 процентка күбрәк җинаять кылган.

Полиция полковнигы Константин Павленко билгеләп үткәнчә, яшь закладчылар үзләре наркотиклар кулланмый, 28 тоткарланучының икесе генә наркотик кулланудан исергән хәлдә булган.

 Үзләренең гамәлләрен гади генә итеп аңлаталар: аларга зур хезмәт хакы вәгъдә итәләр икән.

Узган ел урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар тарафыннан кылынган 432 җинаять теркәлгән. Алдагысы белән чагыштырганда 90 очракка күбрәк. Нигездә бу урлашулар, наркотиклар бәйле җинаятьләр, гомергә һәм сәламәтлеккә һөҗүм итү, көчләү, юл-транспорт һәлакәте, иҗтимагый хәвефсезлекне  бозу. Шул исәптән 266 җинаять унсигез яше тулмаганнар тарафыннан кылынган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас