Республика прокуратурасы хәбәр иткәнчә, бу җинаять узган елның февралендә кылынган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир Кыргыз Миякә авылында йорт хуҗасы белән спиртлы эчемлек эчкән. Аннан аның йоклап киткәнен көтеп торган да, лом белән шкафын җимереп, тимер сейфын алып чыгып киткән.Сейфны кисеп, 50 мең сум акча урлаган. Йорт хуҗасы полициягә мөрәҗәгать иткән.
Стәрлебаш районара суды, каракның милек җинаятьләре өчен хөкем ителүен һәм дәүләт гаепләве позициясен исәпкә алып, аңа 5 ел 4 ай катгый режимлы колония билгеләгән.
Чыганак: @Ufakp
Автор фотосы.