Хәтта җинаять кылган хәлдә дә бала мәетен мыскылларга ярамый, дигән депутат Нина Останина. Түрә Чечняда юл-патруль хезмәте постына һөҗүм вакытында атып үтерелгән 17 яшьлек малайның мәетен урам уртасына чыгарып салуга карата шундый фикер белдерә.
“Бу инде кеше әхлагы һәм закон чигенең теге ягы дигән сүз. Бездә кеше гәүдәсен мәсхәрәләргә рөхсәт иткән закон юк, сүз җинаятьче турында барса да, – дип ассызыклаган сәясәтче. – Моннан тыш, ул балигъ булмаган яшьтә. Ниндидер дәрәҗәдә ул да балалар һәм яшьләргә каршы алып барылган пропаганда корбаны. Һәм инде ул үз җәзасын алган – җинаяте өчен гомере белән түләгән”.
Останина Чечняда РФ законнары гамәлдә булырга тиеш, дип өсти, чөнки төбәк –аның субъекты. Ул шулай ук мәрхүм үсмернең туганнарын мәсхәрәләүне дә әхлаксыз дип атады.
“Ул инде берни турында белмәячәк. Әмма аның ата-анасы, якыннары газаплана. Һәм мәрхүмнең якыннарын шулай мыскыллау – бу коточкыч. Чечняда Русия законнары гамәлдә булырга тиеш, чөнки бу төбәк – безнең илнең өлеше”, – дип нәтиҗә ясый Нина Останина.
Ачхой-Мартан шәһәрендә 17 яшьлек үсмернең пычак белән юл-патруль хезмәте постына һөҗүме турында 8 апрель көнне билгеле булды. Чечен республикасының Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, җинаятьче ике ДПС хезмәткәрен яралап өлгергән (полицейскийларның берсе һәлак булган). Ахырда аны атып үтергәннәр. Үсмернең гәүдәсен шәһәр мәйданына Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров портреты һәм “Ахмат – сила” дигән язуга каршы чыгарып салганнар.
Чыганак: lenta.ru