Белорет китапханәсенең элеккеге хезмәткәре мошенникларга 3 млн сумга якын акча күчергән.
Пенсионер хатынны аферистлар алдап, акчасын махсус ачык исәпкә күчерергә үгетләгәннәр.
Пенсионер полицейскийларга сөйләвенчә, ул тугыз көн эчендә мошенникларга үзенең барлык акчасын биреп бетергән.
Аңа Мәскәүдәге нәшрият йорты җитәкчесе булам дип шалтыратканнар. Пенсионер хатын элек шул журналларга мәкаләләр язгалаган, шуңа күрә үзен алдыйлар дип уйламаган да.
Безнең илдә тыелган оешмаларның исәпләренә акча күчерүдә шикләнеләсең, дигәннәр. Әгәр бу ялган мәгълүмат дип уйлыйсыз икән, моны исбатларга тиешсең, «Үзәк банк хезмәткәре» күрсәтмәләрен үтәргә кирәк, дигәннәр. Аферистлар кушуы буенча 74 яшьлек ханым акчасын мошенниклар күрсәткән счетларга күчергән. Акчасы калмагач, акчаларын блокировкадан чыгару өчен тагвн бераз акча табарга һәм аларны "хәвефсез счетка " күчерергә кирәклеген аңлатканналар. Шулай ук, бу хәлләр турында беркемгә дә сөйләмәскә кушканнар.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлеге.