Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Владислав Дзюба тоткарланган. Бүген аның эш урынында тентү үткәргәннәр. Дзюба вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Эшнең нечкәлекләре әлегә ачылмый.
Уфа ҖҮФХИ башлыгына чик кую чарасын бүген, 9 апрельдә, Уфаның Совет район судында сайлаячаклар.
Билгеле булуынча, 2024 елның ноябрь азагында ФСИНның Башкортстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Макотин тоткарланган иде. Тикшерү буенча, ул хезмәткәрләреннән ел ахырында бирелә торган премияләреннән 50 мең бүлеп бирүне таләп иткән. Макотин 500 мең сум алган вакытта җинаять өстендә тоткарланган.
Чыганак: Ufa_rb ️