Җинаять һәм җәза
8 апрель 2025, 11:01

Мошенникларга акча кызганмыйлар

Бер тәүлек эчендә республика халкы телефон мошенникларына 5 миллион сумнан артык акча күчергән.

Мошенникларга акча кызганмыйларМошенникларга акча кызганмыйлар
Мошенникларга акча кызганмыйлар

Бер тәүлек эчендә республика халкы телефон мошенникларына 5 миллион сумнан артык акча күчергән.

Башкортстан буенча 26 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Уфа шәһәрендәге 2 санлы полиция бүлегенә 65 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез кешенең шалтыратып ут счетчигын алмаштырырга тәкъдим итүен сөйләгән. Хатын телефонына килгән смс-кодны әйткән. Бу смс-код белән шалтыратучы мошенник аның Госуслуги аккаунтына керә алган. Шуннан хатынга “банк” һәм “полиция” хезмәткәрләре шалтыратып, аның исәбеннән акча урларга маташулары турында “хәбәр иткәннәр”.

Фото: dzen.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас